Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Шәһәр шау чәчәктә

Җиһанда җәй хөкем итә. Бөтен дөнья ямьгә төренгән. Яр Чаллы урамнары буйлап барганда да, иң беренче чиратта, яшеллеккә игътибар итәсең.

Шәһәр ишегаллары гына түгел, Чаллының олы урамнары, проспектлары да шау-гөр чәчәккә күмелгән. Бөтен җирдә  чәчәкләр, бал исләре. Матурлык. Бер ел фасылы белән дә тиңләштереп булмый торган матурлык.

Җир – гаҗәеп матур келәм. Аның бизәкләре – чәчәкләр. Шәһәрдә бит аның ниндиләре генә юк! Тирә-юнебезгә ямь биреп, розалар, кашкарыйлар, ап-ак ромашкалар, аллы-гөлле лаләләр, төрле төстәге лилияләр шаулап утыралар. Без аларга карап сокланабыз, илһам чыганагы алабыз. Чөнки чәчәкләр җанга тынычлык бирәләр, кәефебезне күтәрәләр. Чаллыбызны бизәп торган чәчәкләр, яшеллек шатлык һәм матурлык чыганагы, дип әйтсәк бер дә ялгыш булмас. Алар безнең тормышыбызны бизи, рухыбызны күтәрә, кешеләр арасында эчкерсез дуслык билгесе булып та хезмәт итә.

Гөлия Ибатуллина.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: матурлык