Шəhри Чаллы

Түрәләр шикаятьләрне карыймы?

Башкарма комитетның аппарат җитәкчесе Гөлнар Әхмәтова халык мөрәҗәгатьләре белән эшләү турында хисап тотты.

2021 елда җирле үзидарә органнарына 8933 мөрәҗәгать кергән. Аның 3458е шәхси кабул итү вакытында, калган 5475се язмача. Язма мөрәҗәгатьләр 2020 елга караганда 550гә кимегән, ә шәхси мөрәҗәгатьләр 659га арткан. Җитәкче әйтүенчә, халыктан кергән барлык сораулар уңай хәл ителә. Халыкның шәһәр тормышын яхшыртуга кагылышлы тәкъдимнәре җитәкчеләр тарафыннан хуплана. Мәсәлән, 46/05, 29/09 йортларында яшәүчеләрнең соравы буенча ишегаллары төзекләндерелгән. ЗЯБ бистәсенең 19/05, Чулман проспекты һәм Сарман тракты халык гозерын истә тотып яктыртылган. Коронавирус шартларында фидакарь хезмәтләре белән кеше гомерләрен саклап калган өчен сәламәтлек саклау учреждениеләренә, табиб-шәфкать туташларына рәхмәт әйтүчеләр дә күп. «Халыкның мөрәҗәгате безнең эштә – төп күрсәткеч. Без киләчәктә дә шәһәр халкының гозерләрен канәгатьләндерү буенча актив эшләргә тиешбез», – диде мэр. 
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: