Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Шәһәрдәшебез – “Ел укытучысы” бәйгесендә җиңде

Казанда Республика мәгариф сыйфаты мониторингы үзәгендә Татарстанда "Россия Ел укытучысы" бөтенроссия конкурсының төбәк этабын ябу тантанасы узды. Ике педагог конкурсның беренче ике абсолют җиңүчесе булды. Бүләкләү тантанасында ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашты. Бүләкләү тантанасы алдыннан бүген бөтенроссия конкурсының төбәк этабы кысаларында конкурсның соңгы...

Казанда Республика мәгариф сыйфаты мониторингы үзәгендә Татарстанда "Россия Ел укытучысы" бөтенроссия конкурсының төбәк этабын ябу тантанасы узды. Ике педагог конкурсның беренче ике абсолют җиңүчесе булды. Бүләкләү тантанасында ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашты.

Бүләкләү тантанасы алдыннан бүген бөтенроссия конкурсының төбәк этабы кысаларында конкурсның соңгы сынаулары узды. Йомгаклау этабында "Ел укытучысы" номинациясендә 15 укытучы катнашты, ә "Педагогик дебют" номинациясендә - 10.

Конкурс нәтиҗәләре буенча "Ел укытучы" номинациясендә беренче урынны Чаллының 26 нчы гимназиясенең математика укытучысы Эльмира Әхмәтҗанова һәм Казанның 90 нчы гимназиясенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Иван Филатов бүлеште.

"Ике педагог та "Россия Ел укытучысы" бөтенроссия конкурсының финал этабында Татарстанны тәкъдим итәргә лаеклы. Без аларны бу конкурска әзерләячәкбез. Иң яхшысы дип танылганы республика данын яклаячак", - диде Энгель Фәттахов.

"Россия Ел укытучысы" бөтенроссия конкурсының финалы агымдагы елның сентябрь-октябрь айларында Самарада уздырылачак.

«Педагогик дебют» номинациясендә беренче урынны Казанның 119 нчы мәктәбенең рәсем һәм сәнгати мәдәният укытучысы Анастасия Депутатова алды.

Искәртеп үтик: муниципаль дәрәҗәдә конкурста 1,2 меңнән артык укытучы катнашты, аларның 150 гә якыны зона турларында сынау узды. Конкурсның төбәк этабы финалына "Ел укытучысы" номинациясенә күп балл җыйган 41 укытучы чыкты, ә «Педагогик дебют» номинациясендә финалга - 20 җиңүче укытучы.

"Ел укытучысы" бөтенроссия конкурсының төбәк этабы зона туры Татарстанда 8-29 февральдә узса, финал ярышлары - 14-18 мартта.

"Ел укытучысы" бөтенроссия конкурсы төбәк этабының абсолют җиңүчесе 400 мең сум акча белән бүләкләнәчәк. «Педагогик дебют» номинациясендә җиңүче 200 мең сум алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев