Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Шәһәрдәшләребез дини бәйгедә катнаша ала

Рос­сия Фе­де­ра­ци­я­сен­дә яшә­ү­че та­тар яшь­лә­ре ара­сын­да яшь та­лант­лар­ны бар­лау һәм бер­ләш­те­рү, алар­ның иҗа­ди эш­чән­лек­лә­рен үс­те­рү мак­са­тын­нан, Та­тар­стан Рес­пуб­ли­ка­сы мө­сел­ман­на­ры Ди­ния нә­за­рә­те, Рос­сия ис­лам ин­с­ти­ту­ты, Бө­тен­дөнья та­тар кон­грес­сы "Та­ян Ал­ла­га" әдә­би кон­кур­сын уз­ды­ра, ди­е­лә нә­за­рәт сай­тын­да. Кон­курс­ның бу­рыч­ла­ры: сә­ләт­ле яшь­ләр­гә иҗа­ди үсеш өчен шарт­лар бул­ды­ру; та­тар те­лен, әдә­би­я­тын, мә­дә­ни­я­тен һәм ис­лам...

Рос­сия Фе­де­ра­ци­я­сен­дә яшә­ү­че та­тар яшь­лә­ре ара­сын­да яшь та­лант­лар­ны бар­лау һәм бер­ләш­те­рү, алар­ның иҗа­ди эш­чән­лек­лә­рен үс­те­рү мак­са­тын­нан, Та­тар­стан Рес­пуб­ли­ка­сы мө­сел­ман­на­ры Ди­ния нә­за­рә­те, Рос­сия ис­лам ин­с­ти­ту­ты, Бө­тен­дөнья та­тар кон­грес­сы "Та­ян Ал­ла­га" әдә­би кон­кур­сын уз­ды­ра, ди­е­лә нә­за­рәт сай­тын­да.

Кон­курс­ның бу­рыч­ла­ры: сә­ләт­ле яшь­ләр­гә иҗа­ди үсеш өчен шарт­лар бул­ды­ру; та­тар те­лен, әдә­би­я­тын, мә­дә­ни­я­тен һәм ис­лам ди­нен про­па­ган­да­лау.

Кон­курс өч этап­та үт­кә­ре­лә:

I этап - әсәр­ләр­не җыю (10 но­ябрь 2015 ел - 31 гыйн­вар 2016 ел)
II этап - әсәр­ләр­не жю­ри та­ра­фын­нан бә­я­ләү (1 фев­раль - 31 март 2016 ел).
III этап - җи­ңү­че­ләр­не бү­ләк­ләү (май 2016 ел).

Кон­кур­ста Рос­сия Фе­де­ра­ци­я­сен­дә яшә­ү­че 14 яшь­тән 35 яшь­кә ка­дәр­ге һәр те­лә­гән ке­ше кат­на­ша ала.

Кон­курс иҗат эше бе­лән про­фес­си­о­наль рә­веш­тә шө­гыль­лән­мә­ү­че яшь­ләр өчен үт­кә­ре­лә, про­фес­си­о­наль язу­чы­лар­ның, ша­гыйрь­ләр­нең, жур­на­лист­лар­ның әсәр­лә­ре һәм яз­ма­ла­ры ка­бул ител­ми.

Кон­курс дүрт но­ми­на­ци­я­дә бә­я­лә­нә:
- шигъ­ри­ят,
- чәч­мә әсәр­ләр,
- дра­ма­тур­гия,
- пуб­ли­цис­ти­ка.

Тәкъ­дим ител­гән әсәр­ләр һәм мә­ка­лә­ләр та­тар те­лен­дә язы­лыр­га ти­еш.

Аз кү­ләм­ле әсәр­ләр­не (ши­гырь­ләр, кыс­ка хи­кә­я­ләр һ.б.) һәм пуб­ли­цис­тик яз­ма­лар­ны ки­мен­дә өч­не җи­бә­рү со­ра­ла. Алар­ны тү­бән­дә­ге та­ләп­ләр­гә ту­ры ки­те­реп эш­ләр­гә ки­рәк: Times New Roman шриф­тын­да, 14 нче кегль, бер ярым ин­тер­вал­да, сул як­тан - 30 мм, уң як­тан - 10 мм, өс­тән - 25 мм, ас­тан - 20 мм.

Кон­курс­ка яз­ма­лар элек­трон ва­ри­ант­та ка­бул ите­лә. Тү­бән­дә­ге элек­трон поч­та­га: tatarkonkurs@mail.ru

Оеш­ты­ру ко­ми­те­ты ад­ре­сы: Ка­зан ш., Газ ура­мы, 19 нчы йорт. Та­тар те­ле һәм мил­ли мә­дә­ни­ят ка­фед­ра­сы. E-mail: tatarkonkurs@mail.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев