Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Шәһәрдәшләребезне Малахов белән Гордон тапшыруга чакырган

Модель Алену Кушнир белән эшмәкәр Эрик Гафаров арасында туган низагтан соң, аларны федераль каналларга тапшыруга чакырганнар. Алена Кушнирга һәм әти-әнисенә «Пусть говорят» тапшыруыннан шалтыратып бик күп сораулар биргәннәр. Алена тапшыруда катнашырга ризалык бирмәгән. Ә икенче көнне Гордонның «Мужское/ Женское» тапшыруыннан шалтыратып, бернинди каралтуларсыз гына тапшыру булачак, дип ышандырсалар да кыз...

Модель Алену Кушнир белән эшмәкәр Эрик Гафаров арасында туган низагтан соң, аларны федераль каналларга тапшыруга чакырганнар. Алена Кушнирга һәм әти-әнисенә «Пусть говорят» тапшыруыннан шалтыратып бик күп сораулар биргәннәр. Алена тапшыруда катнашырга ризалык бирмәгән. Ә икенче көнне Гордонның «Мужское/ Женское» тапшыруыннан шалтыратып, бернинди каралтуларсыз гына тапшыру булачак, дип ышандырсалар да кыз шулай ук тапшыруда катнашудан баш тарткан.

Ә мондый игътибар юкка гына түгел: узган атнада Эрик Гафаров Аленаның аның "Мерседес"ына типкәнен төшергән видеороликны социаль челтәрләргә элгән иде. Анда: "Минем тачкам 10 миллионнан артык тора, әмма җавапсыз мәхәббәт кешеләрне, Алена Кушнир кебек бөтен дөньяга танылганнарны да туктата алмый", - дип язып куйган. Аннан соң эшмәкәр полициягә мөрәҗәгать итеп кызның материаль зыянны каплавын таләп иткәнлеге турында яза chelny-izvest.ru.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев