Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Шәһри Чаллы» газетасыннан – «Автоледи» бәйгесе

Автомобиль һәм шәһәр пассажир транспорты хезмәткәрләре көне уңаеннан, «Шәһри Чаллы» газетасының Инстаграм аккаунтында фотобәйге узды.

Руль артында йөрүче гүзәл затлар «Автоледи» дип аталган бу чарага үз машиналары белән бергә төшкән фотоларын җибәрде. 
Бәйге шартлары буенча Миләүшә Бухарметова (Чаллы), Гүзәл Миңнеханова (Чаллы), Ландыш Хуҗиәхмәтова (Чаллы), Гүзәл Шәйдуллина (Алабуга), Юлия Мукашова (Чаллы), Алия Исламова (Чаллы), Гөлназ Гатауллина (Чаллы), Рәхилә Фәттахова (Тукай районы Боерган авылы) өчен лайклар куйдылар, теләктәшлек белдереп, комментарийлар яздылар. Пәнҗешәмбе көнгә 300дән артык лайк, 150дән артык комментарий белән алда баручы – Алия Исламова иде. Шулай да конкурска йомгак ясаганчы, ягъни бүген, җомга сәгать 12гә кадәр әле саннар үзгәрергә мөмкин. Җиңүчегә бүләккә “Мебельвсем” кибетенә 3мең сумлык сертификат тапшырачакбыз. Газетаның алдагы санында бәйге нәтиҗәләре белән танышырсыз. Безнең белән калыгыз!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: автоледи