Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

"Шәһри Чаллы" сайтында Сабан туе гүзәле өчен тавыш бирүнең соңгы көннәре

16 июньдә 18:00 сәгатьтә «Энергетик» мәдәният сарае сәхнәсендә «Сабан туе гүзәле» конкурсының финалы узачак.

2022 елгы Сабантуйның төп гүзәле титулы өчен 12 кеше көрәшәчәк. Гүзәл затлар арасында урта һәм югары уку йортлары студентлары, шәһәр оешмалары һәм предприятиеләре хезмәткәрләре бар. Хәзер конкурсантлар актив рәвештә финалга әзерләнәләр. Кызлар белән вокал, хореография, сәхнә сөйләме, модель сәнгате буенча педагоглар; режиссер, модельерлар һәм визажистлар эшли.

Сүз уңаеннан, газетабыз сайтында ай дәвамында Сабан туе гүзәле өчен тавыш бирү оештырылды. Сезне актив булырга чакырабыз. Тавыш бирү 15 июнь кичке 9га кадәр дәвам итәчәк. Безнең белән калыгыз! Сабан туе гүзәлен бергәләп сайлыйк!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев