Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

“Шәһри Чаллы” газетасы “ачык ишекләр” көне үткәрә

Чаллыда татар телендә нәшер ителүче бердәнбер иҗтимагый-сәяси "Шәһри Чаллы" газетасы 25 мартта "ачык ишекләр" көне үткәрә. Аның кысаларында редакциягә килеп газета чыгару эше белән танышу, журналистларга үзеңне кызыксындырган сорауларыңны бирү, теләк-тәкъдимнәреңне ирештерү мөмкин булачак. Шул ук көнне редакциядә 15 сәгатьтә "түгәрәк өстәл" дә оештырыла. Анда газетаның киләчәккә төп юнәлешләрен билгеләү,...

Чаллыда татар телендә нәшер ителүче бердәнбер иҗтимагый-сәяси "Шәһри Чаллы" газетасы 25 мартта "ачык ишекләр" көне үткәрә. Аның кысаларында редакциягә килеп газета чыгару эше белән танышу, журналистларга үзеңне кызыксындырган сорауларыңны бирү, теләк-тәкъдимнәреңне ирештерү мөмкин булачак. Шул ук көнне редакциядә 15 сәгатьтә "түгәрәк өстәл" дә оештырыла. Анда газетаның киләчәккә төп юнәлешләрен билгеләү, эчтәлеген, бизәлешен яхшырту, абунәчеләр санын арттыру кебек мөһим мәсьәләләр күтәреләчәк. Чарада шулай ук теләге булган һәркем катнаша ала. "Түгәрәк өстәл"гә 57-01-19 телефон номеры аша алдан язылырга да була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X