Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Шәһәрнең киләчәгенә битараф булмыйк!

Россия Дәүләт Думасы депутаты Марат  Бариев халык ышаныч күрсәтсә, алга таба да Татарстан һәм Чаллы халкының тормышын яхшырту юнәлешендә эшләргә ышандырды

“КАМАЗ” мәдәният сараенда сигезенче чакырылыш Россия Дәүләт Думасына “Бердәм Россия” партиясеннән депутатлар сайлау буенча беренче праймериз булды.

Сайлаучылар белән очрашуга РФ Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев, “Инжиниринг-АПМ” җаваплылыгы чикләнгән оешма генераль директоры Әсхәт Гарифуллин, Түбән Кама шәһәре мэры Айдар Метшин килгән иде.

Шәһәр Советында “Бердәм Россия” фракциясе депутаты Елена Шуралева җыелышның көн тәртибе белән таныштыргач, сүзне Россия Дәүләт Думасы депутаты Марат  Бариевка бирде. Марат Мансур улы үзенең чыгышында Чаллының күп өлкәләрдә алдынгы булуын билгеләп үтте, Думада кабул ителгән кайбер кануннар турында сөйләде. 2021 елның 19 сентябрендә узачак сайлауларда халык ышаныч күрсәтсә, алга таба да Татарстан һәм Чаллы халкының тормышын яхшырту юнәлешендә эшләргә ышандырды. 5нче шәһәр хастаханәсе баш табибы Зөфәр Насретдинов аңа бүгенге көндә тулай торак бинасында халыкка хезмәт күрсәтүче сәламәтлек саклау учреждениесенә яңа бина төзергә кирәклеген искәртте. Бу эштә ярдәм итүен сорады. Марат әфәнде бу юнәлештә хезмәттәше Әлфия Когогина белән бергә хәзердән үк эшли башлаячакларын әйтте. Россия Дәүләт Думасы депутаты булырга теләгән калган ике кандидат та халыкның тормыш-көнкүреш шартларын яхшырту юнәлешендә эшләргә ышандырдылар.

Сайлаучылар белән очрашуда шәһәр мэры Наил Мәһдиев тә катнашты. Ул бүгенге көндә РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогинаның Чаллы өчен башкарган эшләрен югары бәяләде. “Әлфия Когогина – эшли торган депутат. Аның тырышлыгы һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән Чаллыда заманача онкология диспансеры, Чаллы татар дәүләт драма театры, спорт корылмалары, мәктәпләр һәм балалар бакчалары төзелде. Бүгенге көндә дә халык өчен мөһим социаль-мәдәни объектлар төзелә. Шәһәргә ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хастаханәсе кебек зур, заманча икенче сәламәтлек саклау учреждениесе кирәк. Бу эшләрне башкарып чыгу өчен без Думага Әлфия Когогина кебек эш күрсәткән, лаеклы депуталарны сайларга тиешбез”, - диде ул.

Алдан тавыш биргәндә дә, сайлау көнендә дә сайлаучылар матур сүзләргә түгел, реаль эшләргә карап, уйлап тавыш бирсеннәр иде.  Алдан тавыш бирүнең рәсми сайтында кандидатларны теркәү 29 апрельгә кадәр дәвам итә. “Дәүләт хезмәтләре” порталында теркәлеп, 24-30 майда кандидат өчен  - онлайн, ә 30 майда хисап участокларында тавыш биреп булачак. Алдан тавыш бирү нәтиҗәләре буенча “Бердәм Россия” партиясеннән кандидатлар исемлеге төзеләчәк.

Көн тәртибендәге икенче мәсьәлә - “Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру” проекты турында шәһәр мэры Наил Мәһдиев чыгыш ясады. Ул  шулай ук “Бердәм Россия”нең Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хуплаган “Безнең ишек алды” программасы турында сөйләде. Әлеге программа буенча республикада барлыгы 7000 ишек алды тәртипкә китереләчәк. Моның өчен бюджеттан 50 миллиард сум акча тотыла.  Узган ел Чаллыда, халыкның тәкъдимнәрен истә тотып,  131 ишек алды яңартылды. Моның өчен 1 миллиард 300 млн сум акча бүлеп бирелде.  Быел 1 миллиард 200 млн сумга тагын 88 ишек алдын яңарту планлаштырыла.

Наил Гамбәрович үзенең чыгышында соңгы 5 елда Чаллыда төзекләндерелгән  юллар, парклар һәм скверлар турында да горурланып сөйләде. “Тукай Яр буе, Җиңү һәм Гренада парклары, Азатлык мәйданы һәм башкалар бүгенге көндә халык яратып йөри торган урыннарга әйләнде”, - диде ул. Якын киләчәктә Табеев яр буе төзекләндереләчәк. “Бу – шәһәр үзәгендә урманлы,  “энҗе” кебек парк. Аны төзекләндергәндә асфальт, таш бик аз күләмдә кулланылырга тиеш”, - диде ул.

Татарстанның “Бердәм Россия” фиркасе “Шәһәр мохиты”  партия проектын эшләде. Аның кысаларында республикадагы паркларны һәм скверларны төзекләндерү өчен финанслар җәлеп итү планлаштырыла. Ә кайсы парк, скверның беренче чиратта төзекләндерелүе халыкның тавыш бирү нәтиҗәсеннән чыгып билгеләнәчәк. Иҗтимагый киңлекләр өчен 26 апрельдән 30 майга кадәр https://uslugi.tatarstan.ru/  сайтында һәм “Услуги РТ” мобиль кушымтасыннан тавыш биреп булачак. Үзебез яшәгән шәһәрнең матур киләчәгенә битараф булмыйк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X