Көнләшмәскә тырышыгыз, һич югында бу хисегезне хатыныгызга яки йөргән кызыгызга сиздермәгез. Әгәр дә аларга башкалар сокланып карый икән, димәк, күңелне җәлеп итәрлек чибәрлекләре бар. Әгәр инде көнчелекне җиңәргә түземлегегез җитмәсә, тавыш чыгармыйча җәнҗалсыз гына, шаяру сүзләре белән белдерегез. Сезне ихластан яраткан хатын-кыз кичерешләрегезне шунда ук аңлар һәм моны истә тотыр.
Сөйгәнегез яңа алка такса яки чәчен матурлатса - нинди яңалык күрсәгез дә аңа назлы сүзләрегезне кызганмагыз. Шундый вак-төяккә сезнең игътибарлы булуыгыз аның кәефен тагын да күтәреп җибәрер.