Синоптиклар җәйгә һава торышын фаразлады
Эль-Ниньо күренеше бөтен дөнья буйлап җитди һава аномалияләре китереп чыгарырга мөмкин.
Белгечләр фикеренчә, алдагы җәй метеорологик күзәтүләр тарихында иң кызу җәй булырга мөмкин. Температура аерым бер көннәрдә +35 градустан да артып китүе ихтимал.
Мондый аномаль эссе җәйнең сәбәбе — Эль-Ниньо күренеше, ул Тын океанның экваториаль өлешендә суның температурасы үзгәрү белән характерлана һәм бөтен дөнья буйлап җитди һава аномалияләре китереп чыгарырга мөмкин.
фото: https://ru.freepik.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев