Синоптиклар Татарстанда көчле бозлавык булачак, ди
Өстәвенә җилнең тизлеге көчәеп, секундына 15-18 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Бүген төнлә Татарстанда һава температурасы нольдән түбән төшәчәк, явым-төшемнәр ихтималы бар. Шул сәбәпле юлларда урыны белән бозлавык булырга мөмкин, дип кисәтә республиканың Гидрометеорология үзәге. Өстәвенә җилнең тизлеге көчәеп, секундына 15-18 метрга кадәр җитәргә мөмкин.Төнлә һава температурасы Чаллыда атна ахырына кадәр -1...-2 булачак. Шимбә көнне кар явуы да көтелә. Юлларда сак булыгыз!
Тагы да кызыклырак яңалыклар - "Шәһри Чаллы" газетасының Телеграмм каналында
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев