Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Сәхнәдә Хәния җитми

Татарстанның халык артисты Хәния Фәрхинең көтмәгәндә вафат булуы барыбызны да тетрәндерде.

Мин аның белән бик якыннан аралашмадым, әмма аның турында әйтерлек фикерләрем бар. Без еш кына солянкаларда бергә чыгыш ясадык. Аның белән еш кына гримеркада сөйләшеп утыра идек Бик хөрмәт  иттем Хәнияне. 

Юл-транспорт һәлакәтенә очрагач, иң беренчеләрдэн булып Хәния шалтыратты. «Нинди ярдәм кирәк?» – диде. Әлбәттә, миңа ярдәм кирәк  булмады. Ә аның шулай дип ихластан әйтүе мәңгегә күңелемдә калды. 

Сагынабыз, сәхнәләрдә Хәния җитми. Аның матур итеп кинеп чыгып, кояш кебек балкып сәхнәгә чыгуы, ихластан көлүе, «Газиз халкым!» дип эндәшүе җитми. 

Хәниянең арабыздан китүенә биш ел вакыт узса да, күңел бу хәл белән килешми. Искә алу концертларында Хәния истәлегенә «Ышанмыйм» дигән җырымны җырлыйм. Китүеңә ышанмыйм. Хәния... 

Зөһрә Шәрифуллина, Татарстанның халык артисты.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев