Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Сәламәтлекләре чикле балалар янына Хагги Вагги белән Лалафанфан үрдәге килде – ФОТОРЕПОРТАЖ, ВИДЕО

Инвалид коляскаларында утырган балалар да аниматорларга кушылып, урыннан гына биеп, җырлап күңел ачты.

Чаллының 27 комплексында урнашкан “Александровский сад” үзәгендә балалар өчен искиткеч күңелле бәйрәм оештырылды. Бу көнне алар янына аниматорлар – яшүсмерләрнең яраткан геройлары Хагги Вагги белән Лалафанфан үрдәге килде. Алар балалар белән бергә уйнады, рәхәтләнеп күңел ачты.

Әйтергә кирәк, әлеге социаль үсеш академиясендә сәламәтлекләре чикле булган балалар һәм олылар күпләп йөри. 

– Безнең үзәк 2018 елда ук барлыкка килде. Әмма без тулы рәвештә 2021 елның март аенда гына эшләп китә алдык. Шәһәр тәкъдим иткән урынны тәртипкә китерергә, ремонт ясарга бик күп вакыт китте. Бер ел гына тулы канлы рәвештә эшләп китүебезгә карамастан, үзәккә сәламәтлекләре чикле булган бик күп балалар, яшүсмерләр  йөри. Бездә алар социаль тормышка яраклашырга өйрәнәләр. Рәхәтләнеп бер-берсе белән аралашалар, махсус дәресләрдә катнашалар, мастер-классларда үзләрен күрсәтәләр.   

Без алар өчен һәрдаим матур бәйрәмнәр оештырып торырга тырышабыз. Бүген исә Халыкара балаларны яклау көнен бәйрәм итәргә җыелдык. Үзебезнең көчләр һәм иганәчеләрнең ярдәме белән аниматорлар чакырдык. Алар белән балалар рәхәтләнеп күңел ачалар, әнә! – дип сәйләде безгә “Александровский сад” үсеш академиясенең директор урынбасары Эльвира Хәкимова. 

Чыннан да, урамда искиткеч җылы мохит иде. Инвалид коляскаларында утырган балалар да аниматорларга кушылып, урыннан гына биеп, җырлап утырды. Калганнар исә популяр музыкага биеде, шарлар буенча мастер-классларда катнашты. Моннан тыш сабыйлар асфальтка рәсемнәр ясау уенын да бик җылы кабул иттеләр. Җыелганнарны үзләренең матур рәсемнәре белән сөендерделәр. 

Сүз уңаеннан, сәламәтлекләре чикле балалар белән эшләүче үзәк турында алга таба да язачакбыз. Безнең белән калыгыз! 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев