Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Социаль хезмәткәр кемнәргә билгеләнә?

Белгеч җавап бирде

«Әйтим әле!» сәхифәсенә шәһәрдәшләребез үзләрен борчыган сорау, үтенеч, фикерләрен җиткерә.

– Миңа 94 яшь. Чаллыда ялгызым яшим, соңгы ике елда сәламәтлегем какшады, күзгә операция ясаттым, башым әйләнә. Элек кибеткә дә башка йомышларым белән дә үзем йөри идем, хәзер авырга төшә. Балаларым аерым яши, үзләре дә авыру туганнарын карый, шуңа аларны борчыйсым килми. Яныма социаль хезмәткәр килә иде. Ярты ел элек хастаханәдә ятарга, аннары туганнарымда яшәп торырга туры килде, шуннан соң социаль хезмәткәр килми башлады. Аны кабат ничек чакырырга икән? 
Вәсимә апа, пенсионер 


Шәһәрдәшебезнең әлеге соравы белән  Чаллының «Ышаныч» социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенә мөрәҗәгать иттек. Үзәкнең директор урынбасары Лилия Вәлиева мәсьәләгә ачыклык кертте. 
– Гражданинга социаль хезмәткәр билгеләнсен өчен ул ярдәмгә мохтаҗ дип табылырга тиеш. Аның сәламәтлеге буенча нәтиҗә ясау өчен тиешле документларны безнең үзәк белгечләренә китереп бирергә кирәк. Документлар исемлеге шәһәр сайтының социаль яклау идарәсе бүлегендә һәм ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы сайтында күрсәтелгән. Карар кабул иткәндә кешенең сугыш ветераны, хәрби хезмәттә булуы, кайнар нокталарда хезмәт итүе һ.б. исәпкә алына.  
Гражданин ярдәмгә мохтаҗ дип табылган очракта үзәккә теркәлә. Хезмәт күрсәтү бушлай булу сәбәпле, мөрәҗәгать итүчеләрнең саны да күп. Безгә көненә 20-шәр кеше шалтыратырга мөмкин. Ә социаль хезмәткәрләр саны –103. Бу шәһәрдәге 3 район өчен күп түгел, билгеле. Ярдәмгә мохтаҗлар арасыннан урында ятучы, үз-үзенә хезмәт күрсәтә алмаучы, каты авыру кешеләргә өстенлек бирергә тырышабыз.    
Сезгә мөрәҗәгать иткән өлкән яшьтәге апа белән бәйле мәсьәләне дә ачыклаячакбыз.

Сез дә сорауларыгызны Ватсап аша 8 908 333 0370 номерына юллый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев