Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Солдатларга таләпләр катгыйланды

Россиядә хәрби хезмәктә язгы чакырылыш кампаниясе дәвам итә. 2014 елның октябрендә законга кертелгән үзгәрешләр буенча армия сафларына чакырырга мөмкин булган чирләр саны артты.

Бу беренче чиратта сколиоз белән авыручыларга кагыла. Гомумән, нинди чирләр белән армиягә алмыйлар? Кемгә нинди кичектерү каралган? Качып йөргәннәргә нинди җәза көтә? Хәзер һәр очракка аерым тукталыйк. Газета укучыларыбыз сорауларына жаваплар Мәскәү шәһәренең Хәрби адвокатлар коллегиясе рәисе Владимир Тригнин чыгышыннан алынды.

- Элек сколиоз дигән диагноз белән хәрби хезмәттән азат итсәләр, хәзер алалар дип ишеткән идем. Шул дөрес микән?

- 2014 елның октябрендә "Чирләр расписаниесе"нә (хәрби-табиб экспертизасы турындагы положениегә өстәмә) үзгәрешләр кертелде. Анда хәрби хезмәткә яраклы дип табыла торган чирләр исемлеге озайтылды. Беренче чиратта, сколиоз чиренә кагылды ул. Элек армия хезмәтеннән азат ителүчеләрнең 20 процентын сколиоз белән чирлеләр тәшкил итсә, хәзер умыртка сөяге 17 градустан ныграк бөкрәйгән булса гына егет хезмәттән азат ителә.

Шулай ук яссытабанлылыкны ачыклау алымнары да үзгәрде. Шуңа табан аслары дөрес формалашмаган күп егетләр армия хезмәтенә яраклы дип табылачак.

Хәзер гәүдә авырлыгы җитмәгәннәрне дә, 3нче дәрәҗәдә симерү белән интеккәннәрне дә хезмәткә алачаклар. Психик тайпылышлар өлкәсендәге кайбер чирләргә "тотрыклы ремиссия" төшенчәсе өстәлде. Бу шизо-френикларга гына кагылмый. Әгәр невроз яки бәйләнчек уйлар белән интеккән кешедә чире озак күзәтелми торган икән, аларны да алачаклар.

- Миңа 27 яшь тулды, армиядә хезмәт итмәдем. Хәзер мин тыныч йоклый аламмы? Хәзер армия хезмәтеннән качып калды дип җәзага тарттыра алмыйлармы?

- Армия хезмәтеннән качып йөрү җинаять санала һәм моның өчен 27 яшь тулгач, тагын ике ел эчендә җәзага тарттырырга мөмкиннәр. Шуңа сез 29 яшькә кадәр тыныч йоклый алмыйсыз әле. РФ Югары судының 2008 елгы карарына ярашлы, армия хезмәтеннән читләшкән өчен җәзага тарттыруга нигез булып алдан уйлап качып йөрү санала. Повестка буенча хәрби комиссариатка килмәү, шулай ук повестканы алмый йөрү, хәрби исәпкә басмау - болар барсы да алдан уйланып эшләнгән гамәлләрне аңлата. Әгәр шушы төр җинаять буенча гаепле дип тапсалар (РФ Җинаять Кодексының 328 маддәсе, 1 өлеше), 200 мең сумга кадәр штраф яисә 2 елга кадәр иректән мәхрүм итү карала.

- Безнең көз көне балабыз туарга тиеш. Иремне армиягә алырлар микән?

- Әгәр сезнең икенче балагыз туса, балагызга 18 яшь тулганчы ирегезгә армия хезмәтеннән кичектереп тору вакыты бирәчәкләр. Әгәр беренче балагыз икән, бирмәячәкләр. Дәүләт йөкле хатыннарга бер тапкыр 23 мең сум, аннан ире армиядән кайтканчы ай саен 10 мең сум күләмендә пособие түләячәк.

- Минем чит ил паспорты аласым килә. Моның өчен хәрби комиссариаттан белешмә алып килергә кирәк, диделәр. Әмма мин армиядә хезмәт итмәдем...

- Элек чит ил паспорты алу өчен хәрби комиссариаттан белешмәне кеше шәхсән үзе генә ала ала иде. Хәзер федераль миграция хезмәтләре хәрби комиссариатлардан мәгълүматларны үзләре сорап ала. Әгәр хәрби комиссариаттан ике тапкыр җавап килмәсә, чит ил паспортын аларның мәгълүматыннан башка гына бирәчәкләр.

- Альтернатив хезмәт үтәсем килә. Моның өчен кемгә мөрәҗәгать итәргә кирәк?

- Хәрби комиссариатка барып гариза язарга кирәк. Әмма сез ни өчен хәрби хезмәт үтә алмавыгызны туганнарыгыз, хезмәттәшләрегезнең күрсәтмәләре белән исбат итәргә тиешсез. Динегез корал алырга каршы киләме? Гадәттә, хәрби комиссариатлар мондый хезмәтне сайлаучыларга каршы килми. Мөһиме - призыв башланганчы 6 ай элек гариза биреп куярга кирәк. Күп егетләр башта альтернатив хезмәтне сайлый да, аннан үзләре үк баш тарта. Чөнки анда хезмәт вакыты - 21 ай.

- Хәрби комиссариатка барган идем, миңа 1 мең сумга ике штраф язып бирделәр. Беренчесе - өйләнгәнемне, икенчесе - яңа эшкә урнашканымны хәбәр итмәгәнем өчен, диделәр. Бу законлымы?

- Сезне хәрби исәпкә басу буенча бурычларыгызны үтәмәгән өчен штрафка тарттырганнар. (РФ КоАП, 21,5 маддә). Әлеге вакытта штрафның күләме 100-500 сум тәшкил итә, әмма озакламый ул артачак. Әгәр сезгә хәрби комиссариаттан повестка килгән икән, аны читкә алып ташларга ашыкмагыз, югыйсә штраф түләү кебек күңелсез хәлдә калуыгыз бар. Пропискагыз, гаилә хәле, эш, яшәү урыныгыз үзгәргән очракта хәрби комиссариатка хәбәр итәргә онытмагыз.

Эльвира Әсәдуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев