Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Тукай районында котыру чире ачыкланды

Кайбер авыл җирлекләрендә карантин игълан ителде.

Тукай районында карантин игълан ителде. Кырныш авылындагы йорт мәчесендә ветеринарлар котыру чире ачыклады. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов вакыйгага кагылышлы Указ кабул итте. 

“Кырныш авылының бөтен эт-песиләренә, шулай ук чир йоктыру куркынычы астында булган йорт хайваннарына котыру чиренә каршы вакцина ясаттык.  Кырныштан 1,5 километр ераклыкта урнашкан авыл җирлекләрендә дә шундый ук эшләр алып барылды. Бөтен хайваннарга да укол казадык”, -  дип сөйләде Тукай районының ветеринария берләшмәсе башлыгы Линар Хәйбуллин.

Аның әйтүенчә, котыру чире белән күбрәк төлкеләр, керпеләр чирли. Ул йогышлы. Тешләгән чирле хайван селәгәе аша күчә. Мондый очракта хәтта кешеләр дә куркыныч астында. Шуңа күрә вакытында тиешле чаралар күрелергә тиеш. 

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар - "Шәһри Чаллы" газетасының Телеграмм каналында 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: котыру