Социаль ипотека тораклы итә
Яңалыклар тасмасы

Социаль ипотека тораклы итә

2021 елда шәһәрдә 322,6 мең квадрат метр торак төзелде. Аның 230,1 мең квадрат метры коммерцияле торак булса, 45,7 мең квадрат метры – «Социаль ипотека» программасы буенча. 46,8 мең квадрат метр мәйданда шәхси торак төзелде.

Былтыр 34 йорт файдалануга тапшырылды. «Социаль ипотека» буенча төзелгән 63/20, 63/21 йортлары 823 гаиләгә торак шартларын яхшыртырга ярдәм итте. Бүген әлеге программа буенча тагын 954 гаилә фатирга чират тора. 
Якын арада «Социаль ипотека» шартларында 216 фатирлы 63/16 торак объекты файдалануга тапшыру күздә тотыла. Моннан тыш 63/02, 63/03, 63/04 и 63/14 йортларында 680 гаилә яңа фатир алачак. 
2022нче елда барлыгы 330 мең квадрат метр торак төзү планлаштырыла. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


социальная ипотека

Нет комментариев