Спорт мәйданчыклары төзелә
ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы республика программасы буенча үткән ел шәһәрдә 11 универсаль спорт мәйданчыгы төзелгән иде. Быел тагын шундый 11 мәйданчык төзү планлаштырыла. Яңа спорт мәйданчыкларын мәктәп һәм башка учреждениеләрнең ишек алларында урнаштырырга ниятлиләр. Шул рәвешле, аларның куллану вакытын озынайту мөмкин. Ягъни мәйданчыкларның һәркайсы хуҗалы булачак. Үткән...
ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы республика программасы буенча үткән ел шәһәрдә 11 универсаль спорт мәйданчыгы төзелгән иде. Быел тагын шундый 11 мәйданчык төзү планлаштырыла.
Яңа спорт мәйданчыкларын мәктәп һәм башка учреждениеләрнең ишек алларында урнаштырырга ниятлиләр. Шул рәвешле, аларның куллану вакытын озынайту мөмкин. Ягъни мәйданчыкларның һәркайсы хуҗалы булачак.
Үткән ел төзелгән мәйданчыкларның сакланышы мактанырлык түгел. Шуңа да, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ринат Абдуллин яңа объектларның хуҗалы булырга тиешлеген ассызыклады.
Быел яңа спорт мәйданчыклары түбәндәге адреслар буенча төзелә:
Яр Чаллы пр., 23 ("Витязь" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе); Ш.Усманов ур., 139 ("Орион" яшьләр үзәге); Тинчурин бульв., 2 (1нче мәктәп); Гидротөзүчеләр ур., 5 (10нчы мәктәп); Тынычлык пр., 54 (25нче мәктәп); Ш.Усманов ур., 110 (34нче мәктәп); Чулман пр., 56 (46нчы мәктәп); Нариманов ур., 44 (56нчы мәктәп); Сөембикә пр., 44 ("Чаллы" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе); Төзүчеләр бульв., 9 (14нче мәктәп); Һади Такташ ур., 35 (4нче мәктәп)
Быел Чаллыда "КАМАЗ" стадионын һәм "Яр Чаллы балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе"н төзекләндерәләр. Стадионны төзекләндерүгә республика 200 млн сум акча бүлеп бирде. Ә спорт мәктәбендә ремонт эшләре үткән ел башланган иде. Объектта 90 млн сум үзләштерелгән инде. Быел тагын 63 млн сумлык ремонт эшләре башкарылырга тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев