Татарстанда спортчы имгәнгән
Яңалыклар тасмасы

Татарстанда спортчы имгәнгән

Фаҗига тауда шуганда килеп чыккан.

Кукмара районында тау шуганда бер кыз агачка барып бәрелә. Нәтиҗәдә ул каты җәрәхәтләнә. Баш  сөяге яралана, боты сына, үпкә һәм йөрәгенә зыян килә. 

21 яшьлек кызга республика клиник хастаханәсе нейрохирургы башта район хастаханәсендә операция ясый. Аннары авыруны вертолет белән Казанга китерәләр.

Спортчы аңына килгән инде, мөстәкыйль рәвештә сулый башлаган. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


операция кыш урам имгәнү

Нет комментариев