Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Сталинград сугышында катнашкан ветеранны котладылар

Шушы көннәрдә Сталинград сугышында немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итү көне билгеләп үтелде. Бу көрәш 1943 нче елда сугыш барышын тамырдан үзгәртеп, Җиңү көнен якынайткан.

Бу истәлекле датада 1926 елда туган Сталинград сугышы катнашучысы Мария Леонтьевна Залога янына Автозавод районы хакимияте башлыгы Винер Харисов кунакка килде. Ул ветеранга батырлыгы, рухи көче һәм патриотизмы өчен рәхмәтен белдерде һәм ныклы сәламәтлек теләде. 
Мария Леонтьевна фронт тормышын бик яхшы хәтерли. Ул Сталинград шәһәрендә туа. Хәрби хәрәкәтләр вакытында Волгоград шәһәрендә хәрби госпитальдә төрле хезмәт вазыйфаларын башкара, хәрби госпиталь каршындагы гамәлдәге армия сафларында тора. «Сталинградны саклаган өчен» медале, «Жуков» медале белән бүләкләнгән.
Очрашу ахырында Винер Харисов ветеранга «У войны не женское лицо» дигән китап һәм истәлекле бүләк тапшырды.

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәһәр тормышы