Аена 600шәр эт теркәгәннәр.
Чаллыда ел башыннан 3300дән артык эткә чип куйганнар. Әлеге күрсәткечләргә ирешү өчен ветеринарлар шәһәр комплексларына, этләрне дрессировкалау урыннарына үзләре дә еш чыкты. Июль-августта туктап торалар. Күбесе ялда - бакчаларында, комплексларга чыгуны сентябрьдән башлаячакбыз, ди ветеринарлар.
«Клиникада этләргә чип куюны дәвам итәбез. Көнгә 10-15 эт алып киләләр. Айга уртача 450 хайван кабул итәбез. Закон гамәлгә кергәндә чип куярга теләүчеләр бармак белән генә санарлык иде. 1нче июльдән штраф кертүләрен белгәч, хайваннарын чиплаштырырга теләүчеләр кинәт артты. Май-июнь айларында 600шәр эт терки идек», – ди Чаллы ветеринария берләшмәсенең ветеринар клиника мөдире Ева Пожидаева.
1 июльдән этләренә чип куйдырмаган, ягъни теркәмәгән хуҗаларга штраф кертелде. Беренче тапкыр хокук бозган очракта хуҗаларга кисәтү яисә 2 меңнән 4 мең сумга кадәр штраф яный, кабатланган очракта түләтү суммасы 5 мең сумга кадәр арта.
Нет комментариев