Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Студентлар дипломсыз калмаячак

Соңгы вакытларда интернет челтәрләрендә һәм матбугат чараларында Чаллы дәүләт педагогия университетының лицензиясе алынуы турында хәбәр таралды. Россиянең Рособрнадзоры тикшерү нәтиҗәләреннән чыгып, Чаллының әлеге уку йортын "Икътисад һәм идарә" юнәлеше буенча дәүләт аккредитациясеннән мәхрүм итте.

Бу хәбәр ата-аналарны һәм студентларны борчуга салды. Әлеге хәлгә аңлатма бирүне сорап, университет ректоры, педагогия фәннәре кандидаты Фәйрүзә Мостафинага мөрәҗәгать иттек. Ул: "Россия мәгариф һәм фән министрлыгының профильле белгечләр әзерләү буенча таләпләрен күз алдында тотып, соңгы өч елда без "Икътисад һәм идарә" юнәлешенә студентлар кабул итмәдек. Бүгенге көндә читтән торып, 4нче курстта 23, ә бюджеттан тыш нигездә 5нче курстта 20 студент укый. Әлеге 43 студент белән гамәлдәге кануннар нигезендә эш алып барачакбыз. Аларга Татарстанның аккредитацияләнгән югары уку йортларында дәүләт йомгаклау аттестациясе үтәргә киңәш итәбез. Алар мондый аттестациянең ЧДПУда да үтә алалар. Студентларның барысына да дипломнар биреләчәк", - диде.

Зөлфия ГАЛИМ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев