Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Студентлар геройлар белән очраштылар

Хәрби операциядә катнашкан егетләр үзләре турында сөйләделәр.

9 декабрь Россиядә Ватан геройлары көне. Шул уңайдан Чаллы дәүләт педагогия университетында студентлар  чын геройлар – махсус хәрби операциядә катнашкан егетләр белән  очраштылар. 

Отставкадагы командир Тимур Нусратов белән рядовой снайпер-разведчик Владимир Тихомиров үзләре  турында сөйләделәр.
Тимур Нусратов Чаллыда туып-үскән егет. Күзе начар күрсә дә ул армиядә булган, Кырымда ополчениедә катнашкан, аннары махсус хәрби операция зонасына җибәрелгән. Авдеевка янындагы бәрелешләрдә авыр яраланган һәм запаска җибәрелгән.

 Владимир Тихомиров  исә Угледар янындагы бәрелешләрдә катнашып, яраланган һәм шәһәребезгә кайткан.
Сәламәтлекләренә бәйле сәбәпле хәрби хезмәтне тәмамласалар да, егетләр күңелләре белән махсус хәрби операция зонасында. Тимур күптән түгел махсус хәрби операция зонасындагы егетләргә  гуманитар йөк илтеп кайткан. Егетләр икесе дә волонтерлар. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: МАХСУС хәрби операция волонтерлар