Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Субсидия алыйм дисәң....

16 фев­раль­дән җы­лы­лык өчен суб­си­ди­я­гә хо­кук­ны яңа­дан тер­кәү баш­ла­на. Бу ча­ра шә­һәр­дә кы­ен­лык­лар­сыз гы­на уз­мый, чөн­ки со­ци­аль як­лау­га мох­таҗ­лар күп, ә алар­га хез­мәт күр­сә­тү­че­ләр аз. Фев­раль ба­шын­да ха­лык ки­рәк­ле до­ку­мент­лар­ны җы­еп, бел­геч­ләр­гә ба­ру ва­кы­тын кө­тә баш­лый. Бе­рәү­ләр ал­дан ук чи­рат­ка язы­ла, икен­че­ләр кө­нен­дә ге­нә бел­геч­ләр яны­на ба­рыр­га план­лаш­ты­ра. Яңа шә­һәр­нең...

16 фев­раль­дән җы­лы­лык өчен суб­си­ди­я­гә хо­кук­ны яңа­дан тер­кәү баш­ла­на. Бу ча­ра шә­һәр­дә кы­ен­лык­лар­сыз гы­на уз­мый, чөн­ки со­ци­аль як­лау­га мох­таҗ­лар күп, ә алар­га хез­мәт күр­сә­тү­че­ләр аз.

Фев­раль ба­шын­да ха­лык ки­рәк­ле до­ку­мент­лар­ны җы­еп, бел­геч­ләр­гә ба­ру ва­кы­тын кө­тә баш­лый. Бе­рәү­ләр ал­дан ук чи­рат­ка язы­ла, икен­че­ләр кө­нен­дә ге­нә бел­геч­ләр яны­на ба­рыр­га план­лаш­ты­ра. Яңа шә­һәр­нең 62нче бис­тә­сен­дә яшәү­че Гөл­фия За­ки­ро­ва ком­пен­са­ция тү­ләү үзә­ге­нә 16 март­тан 16 ап­рельѓә ка­дәр ба­рыр­га ти­еш. "Күр­шем бе­лән ел ба­шын­да ук яңа шә­һәр­нең 17/11 йор­ты­на ур­наш­кан үзәк­кә та­лон алыр­га бар­дык. 9 ту­лар­га 15 ми­нут­та шун­да идек ин­де. Тер­ми­нал­га үзе­без­нең ад­рес­ны яз­дык. Ав­то­мат без­гә март, ап­рель, май ай­ла­ры­на та­лон юк дип җа­вап бир­де. Чи­рат­та то­ру­чы­лар­га бу­лы­шу­чы хез­мәт­кәр без­гә до­ку­мент­лар бе­лән 16 март­тан соң ки­лер­гә, чи­рат бу­ен­ча бел­геч­ләр­гә ке­рер­сез дип тәкъ­дим ит­те. Әм­ма без тер­ми­нал­га төр­ле ад­рес­лар яза-яза, күр­шем бе­лән та­лон алып кайт­тык. Шу­лай да бил­ге­лән­гән көн­дә до­ку­мент­ла­ры­быз­ны ан­сат кы­на тап­шы­рыр­быз ди­гән ыша­ныч юк. Без­гә бө­тен җир­дә чи­рат­та тор­мас өчен ал­дан язы­лыр­га ки­рәк дип аң­ла­та­лар, ә чын­бар­лык­та ки­ре­сен­чә. Та­гын шу­ны да әй­тер­гә ки­рәк: 17/11 би­на­сы уңай­лы да тү­гел. Би­ре­дә кы­сан, ко­ри­дор тар", - ди ул.

Га­зе­та уку­чы­быз­ны, ин­тер­нет, дәү­ләт хез­мәт­лә­ре пор­та­лы, күп­функ­ци­я­ле үзәк­ләр ко­лач җәй­гән за­ман­да ни өчен ха­лык­ка җы­лы­лык өчен суб­си­ди­я­гә хо­кук­лар­ны яңарт­кан­да кы­ен­лык­лар бе­лән оч­ра­шы­га ту­ры ки­лә икән ди­гән со­рау бор­чый. Без аның со­ци­аль як­лау ида­рә­се баш­лы­гы урын­ба­са­ры Ири­на Скря­би­на­га җит­кер­дек.

- 16 фев­раль­дән 15 июнь­гә ка­дәр бе­рен­че ма­те­ри­аль яр­дәм үзә­ге граж­дан­нар­ны дү­шәм­бе-җом­га көн­нә­рен­дә 8-19 сә­гать­ләр­дә, шим­бә көн­не 8-14 сә­гать­тә ка­бул итә­ләр. До­ку­мент­лар­ны тү­бән­дә­ге ыс­кул­лар бу­ен­ча тап­шы­рыр­га мөм­кин:

1. Дәү­ләт һәм му­ни­ци­паль хез­мәт­ләр пор­та­лы яи­сә бү­лек­чә­дә­ге тер­ми­нал аша язы­лып, бил­ге­лән­гән ва­кыт­ка үзең тап­шы­ру. Мо­ның өчен 6 ай ал­дан язы­лыр­га да мөм­кин. Якын­ча язы­лу бу­ен­ча көн­лек та­лон­нар­ның яр­ты­сы би­ре­лә. Бу кө­не­нә 344 та­лон. Ир­тән­ге 7дән баш­лап, чи­рат ни­ге­зен­дә дә та­лон алыр­га бу­ла.

2. До­ку­мент­лар­ны дәү­ләт һәм му­ни­ци­паль хез­мәт­ләр сай­ты аша җи­бә­рү өчен тер­кә­лер­гә, до­ку­мент­лар­ның кү­чер­мә­сен ясар­га һәм ал­дан ка­рау өчен бел­геч­ләр­гә җи­бә­рер­гә ки­рәк. Граҗ­да­нин­ның га­ри­за­сы хуп­лан­са, ул до­ку­мент­ла­ры­ның төп нөс­хә­се бе­лән ма­те­ри­аль яр­дәм бү­ле­ге­нә ча­кы­ры­ла.

3. Әгәр суб­си­ди­я­гә мох­таҗ ке­ше те­ге яки бу сә­бәп­ләр ар­ка­сын­да, до­ку­мент­лар тап­шы­рыр­га ки­лә ал­ма­са, ыша­ныч кә­га­зе бе­лән аның вә­ки­ле бу эш­не баш­ка­ра. Авы­ру, өл­кән яшь­тә­ге граж­дан­нар әле­ге ысул­ны кул­ла­на ала­лар.

4. До­ку­мент­лар­ны ти­еш­ле ор­ган­нар­га поч­та аша да җи­бә­рер­гә мөм­кин. Тик бу оч­рак­та алар­ның кү­чер­мә­лә­ре но­та­риус та­ра­фын­нан рас­ла­ныр­га ти­еш. Яр­дәм со­рап мө­рә­җә­гать итү да­та­сы до­ку­мент­лар ба­рып җит­кән көн­нән са­на­ла.

Шу­ны­сын да әй­тер­гә ки­рәк, со­ци­аль яр­дәм ча­ра­ла­рын рәс­ми­ләш­те­рү өчен та­ло­ны бул­ган ке­ше шә­һәр­нең те­лә­сә кай­сы уры­нын­да­гы үзәк­кә ба­рып, до­ку­мент­ла­рын тап­шы­ра ала. 16 фев­раль­дән шах­мат-шаш­ка клу­бын­да һәм 46нчы мәк­тәп­тә өс­тә­мә пун­ктлар эш­ли баш­лый. ГЭС­та яшәү­че­ләр­не 4/2/2 йор­ты­на ур­наш­кан үзәк­тә ка­бул итә­ләр.

Җы­лы­лык­ка суб­си­ди­яг­гә хо­кук­ны рас­лау бу­ен­ча до­ку­мент­лар­ны җи­ңел ге­нә тап­шыр­ган ке­ше­ләр дә бар. 46нчы бис­тә­дә яшәү­че Фә­ри­дә Җә­лә­ло­ва, мә­сә­лән шун­дый­лар­ның бер­се. "Ва­кы­ты җит­кәч 8дә өем­нән чы­гып ки­тәм. 46нчы мәк­тәп­тә­ге үзәк­кә ба­рып, до­ку­мент­лар­ны тап­шы­рам. Чи­рат­та 5-6 ке­ше бу­ла, Ал­лаһ­ка шө­кер, мо­ңа ка­дәр озын чи­рат­лар­да то­рып җә­фа­лан­га­ным бул­ма­ды. Мин би­ре­дә эш­ләү­че­ләр­нең хез­мә­тен аң­лыйм: ак­ча эше тө­гәл­лек та­ләп итә. Шу­ңа кү­рә алар до­ку­мент­лар­ны җен­тек­ләп тик­ше­рер­гә ти­еш­ләр. Суб­си­ди­я­гә до­ку­мент­лар тап­шы­ру чо­рын­да шә­һәр­дәш­ләр дә, үзәк­ләр­дә эш­ләү­че­ләр дә бер-бер­се­нә ка­ра­та их­ти­рам­лы, са­быр бул­сын­нар иде ", - ди ул.

Зөл­фия ГА­ЛИМ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев