Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Суган бәлеше рецепты

Бу пирогның туган ягы дип Англияне дә, Германияне дә, Францияне дә, Италияне дә исәпләргә мөмкин. Һәрхәлдә шушы илләрнең барысы да аның рецептын үзгәртүгә үз өлешләрен керткән.

Димәк, суганнан пирог. 

Ингредиентлар

Камыр өчен: 100 гр маргарин я атланмай, 5-6 аш кашыгы шәһәр каймагы, 1,5 стакан он, ½ чәй калагы сода.

Эчлек өчен: уртача зурлыктагы 2-3 баш суган, 2 кап эретелгән сыр, 3 йомырка, 2 аш кашыгы майонез (мин салмыйм), яшел суган (укроп, петрушка – нәрсә яратасыз), тоз, борыч.

Камырын әзерләр өчен суыткычтан алган маргарин я атланмайны угыч аша үткәрәбез, каймак, сода кушып уртачак катылыктагы камыр басабыз.

Эчлекне ясар өчен зур булмаган тирән савытка йомыркаларны сытабыз, 2 кап эретелгән сырны кыргыч аша үткәрәбез, алдан вак кына турап, кызыдырып суытылган суганны, яшел тәмләткечләрне, майонез, тоз һәм борычны сибеп яхшы итеп эчлегебезне бутыйбыз (тоз, борыч, яшел тәмләткечләр, майонезны үзегез тәменчә сала аласыз). Эчлек бераз сыеграк килеп чыга. Борчылмагыз, мичтә ул бик тәмле итеп пешә. 

Камырны җәеп, бәлеш итеп ясыйбыз. 180 градускача кыздырылган газ мичендә бәлешне куябыз. 30-40 минуттан ул әзер була. 
Ашларыгыз тәмле булсын! 

 

http://omet-rb.ru/ash-su-retseptlary/493-sugan-b-leshe

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев