Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Суыткычтан янгын чыкмасын дисәгез...

Суыткычның тимер өлешләренә тигәндә бераз чеметү сизелсә, электр чыбыкларында ялганыш бар дигән сүз. Бу очракта аны төзекләндерү өчен тиз арада белгеч чакыртырга кирәк.

21нче май көнне Чаллының 14/03 йортында янгын чыккан. Иртәнге сәгать 4тә 9 нчы каттагы фатирның аш бүлмәсендә сутыкычка ут капкан. Янгын нәтиҗәсендә фатирның залы һәм коридорына да бик нык зыян килгән. Аш бүлмәсендә җылылык торбалары эрегән. Бәхеткә, кешеләр арасында зыян күрүчеләр юк. Беренчел фаразлар буенча, янгын суыткычтагы кыска ялганыштан килеп чыккан. 

Мондый күңелсезлекләргә юлыкмау өчен, суыткыч белән бәйле куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә кирәк ди коткаручылар. Алар түбәндәгедән гыйбарәт: 

1. Суыткычны җылылык чыганаклары яки туры кояш нурлары төшкән урынга куярга ярамый. 
2. Суыткычның ишеге ябылуына игътибар итегез – ачык ишек үзе ябылырга тиеш. Моның өчен суыткычны артка таба бераз авыштырып куярга кирәк. 
3. Суыткыч ишекләрен еш һәм озакка ачмаска тырышыгыз, эченә җылы ризыклар куймагыз, аларны алдан ук бүлмә температурасына кадәр суытыгыз. 
4. Суыткычның шнуры бөтен булуы мөһим, штепсель вилкасы җылынырга тиеш түгел.  
5. Әгәр суыткычның тимер өлешләренә тигәндә бераз чеметү сизәсез икән, электр чыбыкларында ялганыш бар дигән сүз. Бу очракта төзекләндерү өчен тиз арада белгеч чакыртырга кирәк.  
6. Суыткыч җылынмасын өчен елга бер тапкыр арткы стенасын тузаннан (әетка яки тузан суырткыч белән) чистартырга кирәк. 
7. Өегездән озакка киткәндә суыткычны сүндереп китегез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 01 янгын ут мчс коткару

2
X