Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

СВОда хезмәт итүче: «Исән-сау әйләнеп кайтасыбыз килә»

Чаллы мэры ялга кайткан хәрбиләр белән очрашты.

Чаллы мэры Наил Мәһдиев ялга кайткан хәрби егетләр белән очрашты. Аларны хөрмәтләп һәркайсының кулын кысып чыкты.

"Сезне озаттык та, оныттык дигән сүз түгел. Сезнең балаларыгыз, тормыш иптәшегезгә ярдәм итеп торабыз һәм алга таба да алар игътибар үзәгендә булачак", - диде Наил Мәһдиев. 

Очрашуга 4 хәрби килде. Алар безгә фронт вакыйгалары, ир-егетләрнең хәлләре турында сөйләде. 

"СВОга өлешчә мобилизация кысаларында алындым. Әти-әниләр авыр кичерде, әлбәттә. Нишлисең?! Минем ике бабам да сугышта катнашкан булган. Икесе дә Украина якларында. Авыр вакытлар да була. Әмма без нык торабыз", - ди "Соловей" позывное белән хезмәт итүче хәрби. 

"Тигр" позывное белән хезмәт итүче шәһәрдәшебез дә махсус хәрби операциягә мобилизация кысаларында алына. Бу юлы өченче тапкыр ялга кайткан. 

"22 октябрдә алындым. Казанда өйрәнүләр үттем. Декабрь азагында операция зонасына киттек. Килү белән бер айдан штурмга керәсез дип әйттеләр. Тик ул уңышсыз булды. Әмма без тәҗрибә тупладык. Үзеңне ничек тотарга, андый вакытта нишләргә икәнен аңладык. Хәзер инде ел ярым шунда. Үзебезне башкача тотабыз. Махсус хәрби операциягә җитди карыйбыз. Җиңүгә ышанабыз. Бөтенебезнең дә өйгә исән-имин әйләнеп кайтасыбыз килә", - ди шәһәрдәш.

Очрашуда СВОда һәлак булган ир-егетләрне бер минутлык тынлык белән искә алдылар. 

"Ничек кенә авыр булмасын, тормыш дәвам итә. Алга таба яшәргә кирәк. Балаларыбыз үсә. Шәһәребез сезнең ярдәмегез белән яши. Без полк командирлары белән элемтәдә торабыз. Нинди хәрби җиһазлар, кирәк-яраклар кирәк, барысын да җибәрергә тырышабыз. Арагызда икешәр бала тәрбияләүчеләр дә бар. Сорауларыгыз, мөрәҗәгатьләрегез булса, без ярдәм итәргә әзер", - диде мэр. 

Хәрбиләр бу хакта мэр белән ябык ишекләр артында сөйләште. 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев