Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Сәйдә Мөхәммәтҗанова “Голос. Дети”ның финалына чыга ала!

"Беренче канал"ның "Голос. Дети-2" проектына, телевидение тамашачылары үтенече һәм канал карары белән, яңа этап өстәлә. Бу хакта проектның "ВКонтакте" челтәрендәге рәсми төркемендә хәбәр ителә. Өстәмә этап 10 нчы апрельдә, "Время" тапшыруы тәмамлануга, турыдан-туры эфирда узачак. Әлеге этапка ярым финалга чыккан, әмма алга таба узмаган барлык балалар эләгә. Көрәш барышында финалга...

"Беренче канал"ның "Голос. Дети-2" проектына, телевидение тамашачылары үтенече һәм канал карары белән, яңа этап өстәлә. Бу хакта проектның "ВКонтакте" челтәрендәге рәсми төркемендә хәбәр ителә. Өстәмә этап 10 нчы апрельдә, "Время" тапшыруы тәмамлануга, турыдан-туры эфирда узачак. Әлеге этапка ярым финалга чыккан, әмма алга таба узмаган барлык балалар эләгә. Көрәш барышында финалга тамашачыларның иң күп тавышын җыйган катнашучы чыгачак.

Шул рәвешле, проект финалында һәр остазның икешәр түгел, ә өчәр вәкиле чыгыш ясаячак. Пелагея командасыннан претендентлар - Сәйдә Мөхәммәтҗанова, Катрина Паула Диринга, Екатерина Бизина. Билан командасыннан финалга чыгу өчен Евдокия Малевская, Мария Мирова һәм Даниил Фурман дәгъва кылачак. Максим Фадеев командасыннан кемнәр буласы шушы атнада җомга көн эфирга чыгачак программадан соң билгеле булачак.

Финалга юллама өчен дәгъва кылачак һәр кандидат яңа җыр башкарачак. Шулай итеп, Казан җырчысы Сәйдә Мөхәммәтҗанованың суперпроект финалына чыгу өчен тагын бер мөмкинлеге пәйда булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев