Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Сәйдәнең хыяллары тормышка ашты

Үзәк каналдан бөтен дөньяга татар җырын яңгыраткан “Голос. Дети” җыры проекты җиңүчесе Сәйдә Мөхәммәтҗанова шушы көннәрдә 20 яшь тулды. Халыкчан тавышлы милли җырчыбызның тавышы тагын да байый, үз-үзенә ышанычы да ныгыганнан-ныгый. Сәйдә – татарның өмете. Яраткан җырчыбыз туган көнен нинди хисләр белән каршылый?

- Тәнкыйть булмаса, җырчы үзен формада тота алмас иде. Мин төрле фикер кирәк дип саныйм. Ул бит үсешкә этәргеч бирә. Тәнкыйть булсын, битарафлык кына булмасын. Фикерләр барысы да яхшы гына була алмый инде. Саба җилләре җырына төшерелгән клипта катнашканнан соң, чыннан да, төрле фикерләр ишетергә туры килде. Ул вакытта Илнар Шәрәфетдинов мине икенче тавышка җырларга чакырган иде. Чыннан да, төрлесен яздылар. Ике ир-ат арасында ничек төштең, диючеләр дә булды. Миңа калса, бу клипның фикере бар һәм мин аны мәгънәсез җыр дип әйтмәс идем. Шуңа күрә әлеге проектта катнашуда үзем өчен зур трагедия күрмим. Аңлаучылар начар сүз язмады, мәгънәсенә төшенә алмаучылар ниндидер кимчелек эзләде.

   Тагын бер клип әзерлибез. Анысы Муса Җәлил сүзләренә иҗат ителгән Җырларымдигән җыр. Быел минем хыялымны чынга ашырдылар дип тә әйтеп була. Япониядә яшәүче ике туган абыем Аэрофлот компаниясенең сертификатын бүләк итте. Бу – бик зур бүләк. Абыем минем Париждагы Эйфель манарасына менеп, La via an rose көенә кайнар шоколад эчәргә хыяллануымны белә иде. Абыема бу бүләге өчен бик зур рәхмәт. Рәхмәтемнең иң зурысы – әти-әниемә. Алар миңа гомер бүләк итүчеләр. Гомер – иң зур бүләк ул. Исән-сау, бәхетле булсыннар иде. Минем аларның горурлыгы буласым, аларны сөендерәсем генә килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев