Сөйгәнемә була татарча өйрәндем
Яңалыклар тасмасы

Сөйгәнемә була татарча өйрәндем

Чып-чын “городской пацан” идем.

Танылган җырчы сөеклесе хакына татарча сөйләшергә өйрәнгән. Чаллы егете Артур Салихов 18 яшенә кадәр бары рус телендә генә аралашкан. “Чып-чын “городской пацан” идем. Кечкенәдән футболга йөрдем. Бары Алабугада мәдәният училищесында укыганда гына булачак хатыным белән танышкач (ул авыл кызы), аның ярдәме белән татарча сөйләшергә өйрәндем. Алиянең сабырылыгына шаккатам. Булмый моннан дип бер тапкыр да кул селтәмәде,”- ди Артур.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


җырчы

Нет комментариев