Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Сөйләшү июньгә калды

Һәр елны апрель аенда президент Владимир Путин белән үткәрелә торган туры элемтә быел җәйгә - июнь аена күчерелгән. Ул Балаларны яклау көнендә (1 июнь) яисә Русия көнендә (12 июнь) булырга мөмкин. Ил җитәкчесенең матбугат сәркатибе Д.Песков белдергәнчә, туры элемтәне күчерү президентның нык тыгыз эш графигы белән бәйле икән.

Әмма экспертлар моның бүтән сәбәбен атыйлар. Мәсәлән, "Левада-центр" компаниясе җитәкчесе Л.Гудков президент 26 мартта Русиянең кайбер шәһәрләрендә узган каршылык акцияләре турындагы сүзләрдән качарга тели ди. Политолог К.Калачев фаразлаганча, туры элемтә вакыты күчерелү президент сайлау кампаниясе башлану белән бәйле, ә аның көн тәртибен әле Кремль администрациясендә төзеп бетермәгәннәр, имеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев