Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Табиб каникулның соңгы көнен үткәрү буенча киңәшләр бирде

Белгечләр төнге 11 тулганчы йокларга ятарга кирәклеген искәртә.

Белгеч төнге 11 яки 12 тулганчы йокларга ятарга кирәклеген әйтте, чөнки бу вакытта организмда мелатонин гормоннары эшләп чыгарыла башлый. 
Табиб каникулның соңгы көнендә нинди дә булса активлык планлаштырмаска һәм төн уртасына кадәр йокларга ятарга, ә беренче эш көнендә тиз уяну өчен киңәшләр бирде.

Тиз уяну өчен иртәнге зарядка, контрастлы душ, туклыклы иртәнге аш, кайнар хуш исле кәһва яки кара чәй файдалы, дип хәбәр итте РИА Новостига Мәскәү Сәламәтлек саклау департаментының өлкәннәргә беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтү буенча штаттан тыш баш белгече Андрей Тяжельников.

Ул төнге 11 яки 12 тулганчы йокларга ятарга кирәклеген әйтте, чөнки бу вакытта мелатонин гормоннары эшләп чыгарыла башлый, ул исә йоклап китүгә һәм организм регенерациясенә ярдәм итә.

«Йоклар алдыннан җылы душ яки ванна керергә мөмкин — җылы су тынычландыра. Йокларга бер сәгать алдан барлык гаджетларны, көчле тавышларны һәм утны сүндерергә киңәш ителә. Гаджетлар һәм ут мелатонин гормонын эшләп чыгарырга мөмкинлек бирми. Йокыга ятканчы 2-3 сәгать кала ашамагыз. Йоклар алдыннан алкоголь, кәһва һәм тәмәке кулланмагыз, — дип искәртә агентлык әңгәмәдәше. Ул шулай ук йоклар алдыннан бүлмәне җилләтү һәм уңайлы кием кию, уңайлы матрас һәм мендәр турында кайгырту файдалы», — диде. 

Чыганак: https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: табиб киңәше