Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Табиблар “Энергетик” бакчачылык ширкатендә чыккан янгында исән калган кызның гомере өчен көрәшәләр

“Энергетик” бакчачылык ширкатенең бер өендә чыккан янгын эченнән 7 яшьлек кыз бала чыгып котыла ала. Бүген ул бик авыр хәлдә.

Кама балалар медицина үзәге һәм Балалар республика клиник хастаханәсе табиблары кызның гомерен саклап калыр өчен кулларыннан килгәннең барысын да эшлиләр. 7 яшьлек кыз бала мөстәкыйль рәвештә янып тора торган бинадан чыга ала. Хәзер ул шок хәлендә.
Исегезгә төшерәбез, “Энергетик” бакчачылык ширкатендә килеп чыккан янгын нәтиҗәсендә 37 яшьлек ир-ат һәм аның 12 яшьлек кызы тереләй янып үләләр. Монда 4кә 6 метр булган бер катлы металл бытовка яна. Әлеге бытовканы бакча өе буларак кулланган булганнар. Әлеге өйдә әтисе белән аның ике кызы була.   Бытовкадан үз көчләре белән 7 яшьлек кыз бала чыга ала. Аның тәне 15%ка янган була, кызны тиз арада шәһәрнең Кама балалар медицина үзәгенә алып китәләр.  
Беренчел мәгълүматлар буенча, фаҗиганең сәбәбе – техник эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу һәм электр челтәрләре аппаратларын дөрес итеп сайламау.

 

Фото: ГУ МЧС РФ
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фаҗига