Табылган банк картасыннан акча салдырган ир-атны төрмәгә озаттылар
Яңалыклар тасмасы

Табылган банк картасыннан акча салдырган ир-атны төрмәгә озаттылар

Ул үз гаебен тулысынча таныды.

Чаллыда яшәүче ир-ат җирдән 2 банк картасы табып ала. Хуҗасына кайтарырга ашыкмый. Кибеткә кереп 6 мең сумлык кирәк-яраклар җыеп чыга. Карта хуҗасы счётта акча кимүен сизү белән полиция бүлегенә мөрәҗәгать итә. Кеше акчасын урлауда гаепләнүче эзенә тиз чыгалар. 

Шәһәр судында аңа карата хөкем карары чыгарылды. Аны 6 айга ирегеннән мәхрүм иттеләр. Ул гомум режимлы төзәтү колониясендә утырачак. 

 

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев