Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Тагын бер тарихи бинада янгын чыккан

Казанның Мәрҗани урамындагы 44нче йортта янгын чыккан. Ул тарихи бина санала. "Сәгать 14.50дә Мәрҗани урамындагы 44нче йортта янгын турында хәбәр килде. Тәрәзәләре кадакланган куллануда булмаган ике катлы агач бина яна", диләр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан идарәлегендә. Әлеге адреста Баһаветдинова (Мәрҗани)-Апанаева йорты урнашкан. Ул 1873 елда Шиһабетдин Мәрҗани хатыны кушуы...

Казанның Мәрҗани урамындагы 44нче йортта янгын чыккан. Ул тарихи бина санала.

"Сәгать 14.50дә Мәрҗани урамындагы 44нче йортта янгын турында хәбәр килде. Тәрәзәләре кадакланган куллануда булмаган ике катлы агач бина яна", диләр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан идарәлегендә.

Әлеге адреста Баһаветдинова (Мәрҗани)-Апанаева йорты урнашкан. Ул 1873 елда Шиһабетдин Мәрҗани хатыны кушуы белән архитектор П.Романов проекты нигезендә төзелгән. Хәзрәт вафатыннан соң йорт аның кызы Бибиһава Апанаевага күчә.

Әлеге тарихи бина мәдәни мирас корылмалары исемлегенә кертелгән.

Кичә Казан үзәгендә Габдулла Тукай урамында тарихи бинада янгын чыккан иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев