Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Яңалыклар тасмасы

Тагын бер Чаллы хәрбиенең баласы туды

Улын каршы алырга махсус хәрби операция зонасыннан әтисе дә кайтты.

Махсус хәрби операциядәге Линар Нуруллинның өченче баласы туды. Юлия һәм Линар аңа Аяз исеме кушканнар. Сабыен бала тудыру йортыннан каршы алырга әтисе кыска вакытлы ялга кайткан иде. 

Гаиләнең шатлыгын уртаклашырга туганнары, дуслары, шәһәр мэры Наил Мәһдиев, җитәкчеләр килде.

«Бүген Чаллының зур гаиләсендә – шатлыклы көн. Безнең хәрбинең гаиләсендә тагын бер нәсел дәвамчысы туды. Аңа Аяз дигән матур исем куштылар. Әтисе кулына корал тотып илебез мәнфәгатьләрен яклый. Ул хәрби хезмәттәшләре белән бергә күптән көтелгән җиңүне якынайтачак. Аяз «җиңү» дигәнне аңлата. Улы үзенең әтисе белән горурланачак», – диде Чаллы мэры Наил Мәһдиев. 

Ул гаиләгә республика һәм шәһәр җитәкчелегеннән бүләкләр һәм 100 мең сум акча тапшырды. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бала ана капиталы МАХСУС хәрби операция