Танылган алып баручыга ни булган?
Яңалыклар тасмасы

Танылган алып баручыга ни булган?

Әле көз көне үк яраткан тамашачылары, аның Израильдән шактый йончып кайтуына игътибар иткән.

Тамашачылар «Прямой эфир» тапшыруының танылган алып баручы, журналист Андрей Малаховның парик киеп йөрүен сиземләгән. Кайберәүләр ул пеләшләнә башлаган икән, ди. Башкалар телетапшырулар алып баручының ниндидер авыруга каршы яшерен көрәшү ихтималы бар, дип фаразлый. Әле көз көне үк Малаховны яратучылар аның Израильдән шактый йончып кайтуына игътибар иткән. Әмма 2021 ел ахырында күпләр алып баручының, киресенчә, кинәт тазаруын сизә. Андрей үзе бу хакта бернәрсә дә әйтми.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев