Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

Яңалыклар тасмасы

Танылган халык артисты вафат

Сосновский «Господа Головлевы», «Апостол», «Одесса» фильмнары һәм «Кухня», «Троцкий», «Метод» кебек сериаллардагы рольләре белән танылды.

Актер Сергей Сосновский вафат булган. Бу хакта Чехов исемендәге Мәскәү сәнгать театры матбугат хезмәте хәбәр итә.
Сергей Сосновский якшәмбе көнне, 3 июльдә, 67 яшендә каты авырудан соң мәңгелеккә күзләрен йома. Ул Слонов исемендәге Саратов театр училищесын тәмамлаган, ә 2004 елда МХТ труппасына эшкә алына.

Сосновский Россиянең халык артисты була. Актер «Господа Головлевы», «Апостол», «Одесса» фильмнары һәм «Кухня», «Троцкий», «Метод» кебек сериаллардагы рольләре белән танылды.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: шоу бизнес