Танылган Россия җырчысы вафат булган
Яңалыклар тасмасы

Танылган Россия җырчысы вафат булган

Юрий Шатуновка 48 яшь булган.

Үлем сәбәбен инфаркт диләр. Җырчының канында алкоголь һәм наркотик ачыкланмаган.

Кичә сәгать кичке 11ләр тирәсендә Юрий Шатуновның йөрәге авырта башлый һәм ул  «ашыгыч ярдәм» машинасын чакырта.

Концерт директоры Аркадий Кудряшов әйтүенчә, җырчының йөрәге «ашыгыч ярдәм» машинасында туктаган.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


җырчы

Нет комментариев