Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ташламалар барын беләсезме?

РФ Дәүләт Думасында Россиядә яшәүчеләргә алар «белеп бетермәскә мөмкин булган» ташламалар турында сөйләделәр. Бу хактагы мәгълүмат ведомствоның «Вконтакте» социаль челтәрендәге сәхифәсендә чыкты.

Ике һәм аннан да күбрәк баласы булган гражданнар яшәү шартларын яхшырту өчен фатирларын сатканда физик затлар кеременә салым (НДФЛ) түләмәскә хокуклы. Ләкин яңа торакны элеккеге фатирны саткан елны яки киләсе елның 30 апреленнән дә соңга калмыйча алырга кирәк. 
Пенсионерлар исә милек өчен салым түләмәү хокукына ия. Моның өчен аларга Федераль салым хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Ташлама һәр төр милек объектына кагыла. Мисал өчен, фатир, йорт һәм гараж.
Күп балалы гаилә, пенсионер, беренче һәм икенче төркем инвалид, шулай ук инвалид бала тәрбияләгән гаилә алты сутый җир кишәрлегенә салым түләргә тиеш түгел.
Өч яшькәчә бала, шулай ук күп балалы гаиләдәге алты яшьтән кечерәк балалар бушлай дару алырга хокуклы. Аларны педиатр рецепты буенча ташламага ия булучылар даруханәләрендә бирәләр.
НДФЛ түләү гражданинга салымны кайтартуны рәсмиләштерү мөмкинлеге бирә. Бу фатир сатып алуга, ипотека, уку яки медицина хезмәте өчен түләү, хәйриячелеккә, фитнес белән шөгыльләнүчеләргә һәм башкаларга кагыла.
Әгәр торак һәм коммуналь хезмәтләр чыгымнары төбәктә билгеләнгән гаилә кеременнән артып китә икән, гаилә субсидия алырга мөмкин. Ветеран, инвалид һәм күп балалы гаиләләрнең торак-коммуналь хезмәтләр чыгымнары өчен компенсация алырга хокуклары бар.
2018 елның 1 гыйнварыннан башлап беренче яки өченче бала туган яки уллыкка (кызлыкка) алынган очракта айлык пособие алырга мөмкин. Тик әлеге гаиләнең бер әгъзасының кереме икеләтә яшәү минимумыннан артмаска тиеш. Пособиенең күләме төбәктә балага билгеләнгән яшәү минимумы күләмен тәшкил итә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәһәр тормышы