Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ташламалы бәя саклана

Быел Чаллының муниципаль хакимияте шәһәр яны автобуслары эшен көйләү хокукы алды. Автобусларның дача һәм коттедж бистәләренә, бакчачылык җәмгыятьләренә йөрү тәртибен һәм режимын муниципалитет билгеләячәк. Бу турыда шәһәр Башкарма комитетының хуҗалык һәм халыкны тәэмин итү идарәсе башлыгы Рафаил Кыямов хәбәр итте. Бүгенге көндә Тукай районы белән маршрутлар кабатланмасын өчен килешүләр алып...

Быел Чаллының муниципаль хакимияте шәһәр яны автобуслары эшен көйләү хокукы алды. Автобусларның дача һәм коттедж бистәләренә, бакчачылык җәмгыятьләренә йөрү тәртибен һәм режимын муниципалитет билгеләячәк. Бу турыда шәһәр Башкарма комитетының хуҗалык һәм халыкны тәэмин итү идарәсе башлыгы Рафаил Кыямов хәбәр итте. Бүгенге көндә Тукай районы белән маршрутлар кабатланмасын өчен килешүләр алып барыла. Яңа "юл картасы" зарури, чөнки автобуслар торак пунктларга да, бакчачылык җәмгыятьләренә дә йөриячәк, димәк, Тукай районы пассажир ташучылары үзләренең клиентларының бер өлешен югалтырга мөмкин. Бакчачылык җәмгыятьләре исә автобусның тулысынча тулуын тәэмин итә алмый.

Быел ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов шәһәр яны маршрутлары өчен 9 миллион сумлык субсидия бирүне хуплады. Моның өстенә ел саен Чаллының шәһәр яны бакчачылык ширкәтләренә кешеләр йөртүчеләргә 15 миллион сумлык субсидия дә бирелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев