Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татар гаиләсе беренче

Пермьдә "Идел буеның уңышлы гаиләсе" төбәк конкурсында җиңүчеләрне игълан иттеләр. Фестиваль-конкурста Татарстан данын Чаллыдан Хәбиевлар гаиләсе - Дилүзә, Руслан, аларның кызлары Ясминә, уллары Эрнест һәм Искәндәр яклады.

Финалга барлыгы 14 гаилә эләккән.
Чаллы гаиләсен "Интернационал гаилә" номинациясендә билгеләп үттеләр. Хәбиевлар Пермьга күпсанлы туганннары (21 кеше) белән барганнар.
"Безнең нәселдә чуашлар, башкортлар, украиннар бар. Өлкән апа кытайда кияүдә, ике туган энемнең хатыны украин, туган абый казакъка өйләнгән иде, энекәшебез яртылаш әфган", - дип сөйләгән "Челнинские известия" гә Дилүзә Рифовна.
Хәбиевларга плед һәм көнкүреш техникасына 4 мең сумлык сертификат бүләк ителде.
Жюрида Яна Поплавская җитәкчелек итте. "Идел буеның уңышлы гаиләсе-2016" фестиваль-конкурсында беренче урынны Ульяновск өлкәсеннән Идрисовлар гаиләсе алды, шуңа күрә киләсе елда фестиваль Ульяновскида узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X