Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татар кызы турында Һиндстан газетасы яза

Һиндстанда 14-18 декабрьдә уза торган халыкара сәнгать күргәзмәсендә Татарстаннан яшь каллиграф, тәзхибче (алтын белән бизәүче) Гөлназ Исмәгыйлева да катнаша. Гөлназ бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе белән Һиндстаннан элемтәгә чыкты. Исегезгә төшереп узабыз, Һиндстанның Джайпур каласында 14-18 декабрь көннәрендә Сәнгать саммиты уза. Халыкара проектта Гөлназ 15 хезмәтен алып барган. Татарстан остасының...

Һиндстанда 14-18 декабрьдә уза торган халыкара сәнгать күргәзмәсендә Татарстаннан яшь каллиграф, тәзхибче (алтын белән бизәүче) Гөлназ Исмәгыйлева да катнаша.

Гөлназ бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе белән Һиндстаннан элемтәгә чыкты.

Исегезгә төшереп узабыз, Һиндстанның Джайпур каласында 14-18 декабрь көннәрендә Сәнгать саммиты уза. Халыкара проектта Гөлназ 15 хезмәтен алып барган. Татарстан остасының иҗаты халыкара күргәзмәгә килүчеләрдә зур кызыксыну уяткан.

"Күргәзмә барышында яныма кат-кат киләләр. Безнең каллиграфия сәнгате турында сораштыралар, икенче көнне бөтен гаиләләре белән килеп караучылар бар. Монда журналистларда да кызыксыну уяттык. Татар сәнгате алар өчен дә ачыш ахырысы. Миңа еш кына Россиядә нишләп гарәп графикасы белән эш итәсең, дигән сорау бирәләр. Мин аларга гарәп имлясының бездәге тарихын бәян итәм".

Һиндстанда уза торган Саммитта 50 дән артык ил катнаша. Каллиграфия күргәзмәсендә 700дән артык эш тәкъдим ителгән.

http://tatar-inform.tatar/news/2017/12/18/154531/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев