«Татар кызы» - 29нчы гимназиядән
Бәйгедә шәһәребез мәктәплреннән 34 кыз катнашып, 9 кыз финалга чыкты.
Бүген ГЦДТда " Татар кызы - 2024" бәйгесенең финалы үтте. Анда шәһәребез мәктәплреннән 34 кыз катнашып, 9 кыз финалга чыкты.
Жюри нәтиҗәләре буенча 29 гимназиядән 3б сыйныфы укучысы Сальманова Диләрә 1 нче урынга лаек дип табылды. Диләрәне бәйгегә әзерләүче тәҗрибәле белгеч - Эльвира Харисова.
Гимназиянең Вконтакте төркемендә әлеге зур җиңүгә үз өлешләрен керткән Рәсүлә Назифовна һәм "Гөлкәй" бию төркеме кызлар командасы, сыйныф җитәкчесе Валентина Николаевна, сыйныфташ җанатарлары, Лилия Алксандровна, татар теле укытучысы Зәлифә Габбасовна, һәрдаим кайгыртып торган директорлары Луиза Дамировнага һәм, әлбәттә, татар кызын тәрбияләп үстергән әти-әнисенә зур рәхмәт белдерелгән. Сүз уңаеннан, Сальмановлар гаиләсе чыгышлары белән барлык тамашачыны шаккаттырды һәм сокландырды, диелә хәбәрдә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев