Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татар җырчылары күпме акча эшли?

Татар җырчылары, блогерлары Instagram-да акча эшлиләр икән.

Татар җырчылары арасында Instagram-да иң күп язылучылары булган шәхес – Elvin Grey (Радик Юльякшин). Аның 286 меңләп язылучысы бар. Радикның ярдәмчесе Артем белдергәнчә, эчке якка (сторис) реклам бирү бәясе – 50 мең сум, ә беренче биткә Радик читтән рекламнар куймый, бары үзе турында гына постлар чыгара.

256 меңнән артык язылучыcы булган җырчы Гүзәл Уразованың Instagram битен карасак, ул иң күп реклам куючылар рәтендә. Бәясе сториска 7 мең сум булса, беренче биткә чыгару 20 мең дип әйтә алар реклам бирергә теләүчеләргә. Ике-өч ай аралыгында Уразованың Instagram битендә дистәдән артык реклам күренә. Гадәттә кием кибетләре, SPA салоннар, косметика тәкъдим итә Гүзәл.

200 мең язылучысы булган Фирдүс Тямаев һәм 112 меңләп кулланучы җыйган Ришат Төхвәтуллин ​рекламны бөтенләй куймыйлар икән. Ике җырчы да реклам бирергә сорачыларга тауарларын концертларына алып килеп күрсәтеп, шул мизгелләрне битләренә бушлай да кую мөмкинлеген әйтәләр. “Мин реклам куймыйм. Бу - артист эше түгел”, ди Фирдүс Тямаев

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: эльвин грей