Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарның иң моңлы җырчысы Чаллыга килә

Тиздән Чаллы тамашачысын бик шәп, чын мәгънәсендә җаннарны айкарлык моң-җыр белән сугарылган концерт көтә. Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Фән Вәлиәхмәтов 13 декабрьдә бары тик бер көн генә Сара Садыйкова концертлар залында иҗатташ дуслары белән зур концерт куя. Анда халык күңелен яулаган җырлар белән, яңалары үрелеп барачак, ике республиканың да...

Тиздән Чаллы тамашачысын бик шәп, чын мәгънәсендә җаннарны айкарлык моң-җыр белән сугарылган концерт көтә. Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Фән Вәлиәхмәтов 13 декабрьдә бары тик бер көн генә Сара Садыйкова концертлар залында иҗатташ дуслары белән зур концерт куя. Анда халык күңелен яулаган җырлар белән, яңалары үрелеп барачак, ике республиканың да йөзек кашы булган артистлар Фән аганың концертын бизәячәкләр. Чаллыдан танылган композитор-җырчы Татарстанның атказанган сәнгать хезмәткәре Илгиз Закиров һәм "Бәхет кошы" халыкара бию конкурсы дипломанты, биюче Миләүшә Разова да катнаша. Шушы ук программа белән Фән Вәлиәхмәтов 15 декабрьдә Түбән Камалыларны сөендерергә җыена. Аннан аны Өфе тамашачысы көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев