Татарстан башкаласында «Казан» гаилә үзәге янында чыршы урнаштыра башладылар
Хәзерге вакытта әле каркасның аскы өлеше генә әзер
Татарстан башкаласында «Казан» гаилә үзәге янында Яңа ел чыршысын урнаштырырга керештеләр. Хәзерге вакытта әле каркасның аскы өлеше генә әзер.
Шунысын да искәртик: узган елда биредә урнаштырылган урман гүзәле Казанның төп чыршысы иде, аның янында боз шәһәрчеге дә төзеделәр. Әлеге территория Яңа ел каникулларын үткәрү өчен Казан халкы арасында иң популяр урын булган. Анда 400 меңгә якын кеше килгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев