Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

“Татарстан чаңгы ярышлары – 2016”

Татарстанда массакүләм спорт ярышлары оештыру - күркәм традициягә, ә спорт белән шөгыльләнү сәламәт яшәү рәвешенә әйләнде. Яшьлек каласы Яр Чаллы бу нисбәттән лидерлар сафында. Узган ялларда шәһәрдәшләребез "Татарстан чаңгы ярышлары - 2016" массакүләм узышларында катнашты. Стартка барлыгы 22 640 кеше басты. Яр буе паркының чаңгы трассалары ул көнне спортчыларның һәм...

Татарстанда массакүләм спорт ярышлары оештыру - күркәм традициягә, ә спорт белән шөгыльләнү сәламәт яшәү рәвешенә әйләнде. Яшьлек каласы Яр Чаллы бу нисбәттән лидерлар сафында. Узган ялларда шәһәрдәшләребез "Татарстан чаңгы ярышлары - 2016" массакүләм узышларында катнашты. Стартка барлыгы 22 640 кеше басты.

Яр буе паркының чаңгы трассалары ул көнне спортчыларның һәм җанатарларның шат авазларыннан гөрләп торды. Узышчыларның һөнәри осталыгын 130 тәҗрибәле судья - балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәпләре тренерлары бәяләде. Шунысы аеруча мөһим: чаңгы ярышларында спорт белән һөнәри дәрәҗәдә шөгыльләнүчеләр белән беррәттән, яшьләр, балалар күпләп катнаша, ветераннар елдан-ел ныграк активлаша. Оештыручыларның сәламәт яшәү рәвеше алып баручы гаиләләрне, талантлы балаларны аерып билгеләп үтүе дә күркәм күренеш. Быелгы узышларда 2 яшьлек Эрик Гатауллин белән 3 яшьлек Карина Тазова - иң нәни, 83 яшьлек Борис Юдин һәм 81 яшьлек Лидия Севрюкова - иң тәҗрибәле чаңгычылар, ә Тазовлар иң нәтиҗәле гаилә дип бәяләнде.

Предприятиеләр, оешмалар җитәкчеләренең, шәһәр Советы депутатларының массакүләм ярышларда башлап йөрүе шулай ук әһәмияткә ия. Быелгы VIP-узышларда барлыгы 150 кеше катнашты.

Гомумән, халыкны спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү - хөкүмәт дәрәҗәсендә кабул ителгән иң мөһим социаль һәм сәяси программаларның берсе. Чөнки сәламәт халык кына көчле дәүләт төзи һәм үзеннән соң сәламәт буын калдыра ала. Соңгы елларда республикада, шул исәптән, шәһәребездә демографик хәлнең яхшыруы, талантлы яшьләребезнең мәртәбәле Европа, халыкара чемпионатларда җиңү яулавы безнең, чыннан да, дөрес юнәлештә баруыбызга менә дигән дәлил.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев