Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстан Covid-19 авыруы иң акрын темпта арта торган төбәкләр өчлегенә керде

Кичә бары тик Чукотка автономияле округында гына бер очрак та теркәлмәгән

 

Татарстан Республикасы Россиядә яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясен йоктыручылар саны иң акрын темпларда арта торган төбәкләр арасында әле дә булса лидерлар рәтенә керә. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә. Соңгы мәгълүматлар буенча, кичә бары тик Чукотка автономияле округында гына бер очрак та теркәлмәгән. Татарстанда үсеш темпы 0,7 процент тәшкил итә. Республика Мәскәү өлкәсе, Ханты-Манси автономияле округы, Марий Эл һәм Чувашия республикалары белән бергә рейтингта өченче баскычны били. «Бер тәүлек эчендә үсеш темплары иң түбән булган субъектлар: 1. Чукотка автономияле округы — 0 процент, 2. Дагыстан Республикасы — 0,5 процент, 3. Мәскәү өлкәсе, Ханты-Манси автономияле округы, Марий Эл Республикасы, Чувашия Республикасы, Татарстан Республикасы — 0,7 процент», - диелә коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәш буенча оператив штаб хәбәрендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев